Казанда Ульянов-Ленин урамында транспорт хәрәкәтен тулысынча чикләячәкләр. Бу участокта җылылык челтәрләрен төзәтү белән бәйле.
25 апрельнең 22:00 дән 26 апрельнең 6:00 га кадәр Ульянов-Ленин урамындагы 57/2 номерлы торак йорттан алып 50 номерлы йортка кадәр участок ябылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.