В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл хезмәтләре шәһәр магистральләрен һәм җәяүлеләр сукмакларын бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь). Киләсе төндә юлларда 40 юл эшчесе һәм 137 берәмлек махсус техника, шул исәптән 39 катнаш юл машинасы, 49 щеткалы трактор, 24 “Бошунг” катнаш юл машинасы, 19 фронталь төягеч, 5 “Барсик” минитөягече, 1 үзбушаткыч һ.б. эшләячәк.
Эшләр шәһәрнең барлык районнарында да барачак. Юл хезмәтләре шәһәр магистральләрен һәм җәяүлеләр сукмакларын бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәрткәләр, кирәк булган очракларда себерәләр һәм кар көрәп, аны чыгаралар.
Искәртергә кирәк, төнлә синоптиклар аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар фаразлыйлар. Һаваның минималь температурасы минус 6-8 градус булачак.