В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу «Төнге Казан» йөгереше белән бәйле.
Фото: TIMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июль). Татарстан башкаласында «Төнге Казан» йөгереше вакытында кайбер урамнар буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлары һәм хокукый актларының 21 нче номерлы җыентыгында басылып чыкты.
Хәрәкәт 16 нчы июльдән 17 нче июльгә каршы төндә түбәндәге урамнар буенча чикләнәчәк:
23:00 дән 0:45 кә кадәр Кремль дамбасы буенча, Батурин урамыннан алып Декабристлар урамына кадәр (ике кырый хәрәкәт полосаларын чикләү);
23:00 дән 0:45 кә кадәр Батурин урамы буенча күтәрелгәндә (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
23:00 дән 0:45 кә кадәр Декабристлар урамы буенча, Кремль дамбасыннан С.Хәким урамына кадәр (ике кырый хәрәкәт полосасын чикләү);
23:00 дән 1:15 кә кадәр С.Хәким урамы буенча, Декабристлар урамыннан Әмирхан урамына кадәр (ике юнәлештәге хәрәкәтне чикләү);
23:00 дән 1:30 га кадәр Әмирхан урамы буенча, С.Хәким урамыннан Миллениум күперенә кадәр (хәрәкәт юнәлеше буенча чикләүләр);
23:00 дән 1:30 га кадәр Миллениум күпере буйлап, С.Хәким урамыннан Вишневский урамына кадәр (хәрәкәт юнәлеше буенча чикләүләр);
23:15 тән 1:40 ка кадәр Подлужная урамы буенча, Миллениум күпереннән чыгу юлыннан Подлужная урамы буенча 17 нче номерлы йортка кадәр (хәрәкәтнең ике юнәлешен чикләү).
Исегезгә төшерәбез, төнге марафон Казанда инде бишенче тапкыр үткәрелә. Стартка бөтен Россиядән спортчылар чыгачак. Маршрут шәһәрнең иң матур урыннарын – Кремль яр буе, Кремль, Игенчеләр сарае, «Казан» гаилә үзәген үз эченә алачак.