Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.10.2023, 09:49

13 нче октябрьдән 14 нче октябрьгә каршы төндә Вересаев, Ударная, Пржевальский һәм Камчатка урамнарында юл хәрәкәтен оештыру схемасы үзгәрәчәк

Үзгәрешләр 37, 40, 42, 78, 92 с, 93 нче номерлы автобус маршрутларына кагылачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). 13 нче октябрьдән 14 нче октябрьгә каршы төндә Казанның Ударная, Пржевальский һәм Камчатка Авиатөзелеш районы урамнарында юл хәрәкәтен оештыру схемасы үзгәрәчәк. Бу юл шартларын яхшыртырга һәм урамнарның үткәрү сәләтен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Яңа схема буенча Вересаев, Ударная, Пржевальский һәм Камчатка урамнарында бер яклы хәрәкәт оештырылачак.

Түбәндәге маршрутлардагы автобусларның хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк: 37, 40, 42, 78, 92с, 93. Җәмәгать транспорты өчен өч яңа тукталыш пункты кертелә: Пржевальский урамы (Пржевальский урамындагы 4 нче йорт янында), Циолковский урамы (Пржевальский урамындагы 11 нче йорт янында), Камчатка урамы-2 (Камчатка урамындагы 31 нче йорт янында).

Югарыда санап үтелгән урамнар участокларында юл хәрәкәтен оештыру схемасын үзгәртү Авиатөзелеш районының төньяк өлешендәге юлларда тыгынлык ситуацияләре санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Үткәрү сәләте сәгатенә 3 мең 680 машинадан 4 мең 639 машинага кадәр артачак дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, быел Вересаев, Ударная, Пржевальский, Камчатка, Айдаров һәм Ленинград урамнарында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча юл япмасына ремонт ясалды. Моннан тыш, Камчатка урамының Коры елга поселогын һәм Коры елга аша күперне тоташтыручы участогы республика урам-юл челтәрен ремонтлау программасы буенча яңартылган.

Эшләр 3,25 км озынлыктагы участокны үз эченә ала. 28,7 мең кв.м мәйданда югары ныклыклы вак таш-мастик ЩМА-16 асфальт-бетоннан өске катлам җәелгән. Барлыгы 374 юл билгесе, 150 м җәяүлеләр коймалары урнаштырылган, 5 меңнән артык м озынлыгындагы юл һәм тротуар борт ташы алыштырылган. Шулай ук светофор ярдәмендә көйләнә торган җәяүлеләр кичүе, яңа яктырту элементлары һәм тамгалар барлыкка килгән.

Казанның Транспорт комитеты автомобильчеләрне игътибарлы булырга, куелган юл билгеләре буенча эш итәргә һәм үз маршрутларын алдан сайларга чакыра.

Барлык яңалыклар