Шәһәрне җыештыруда төп көчләр төнге сәгатьләрдә эшкә җәлеп ителәчәк – көндез кар чистарту техникасының йөрүенә автомобильләр комачаулый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). 12-нче гыйнвардан 13-нче гыйнварга каршы төндә Казанда 7 миллиметр биеклектә кар яуган. Урам-юл челтәрен җыештыру киләсе төндә, махсус техника эшенә автомобильләр тоткарлык ясамаганда, башкарылачак. Казан юлларын кардан чистартуның ничек баруы турында Казанның Тышкы төзекләндерү комитетының карап тоту һәм төзекләндерү бүлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов сөйләде.
13-нче гыйнварда көндез урамнарны җыештыруга 449 юл эшчесе һәм 303 берәмлек махсус техника чыкты.
Марсель Әхмәтҗанов, кышкы чорда юлларны чистарту барышы турында сөйләгәндә, ул ике этапны үз эченә ала – беренче чиратта юллар бозлавыкка каршы материал белән эшкәртелә, 2 сәгатьтән соң юлда барлыкка килгән «ботка» себерелә, дип искәртте. Аннан соң икенче чираттагы операциягә – кар валларын формалаштыруга, төяүгә һәм кар чыгаруга күчәләр.
Беренче чиратта үзәк магистральләрне җыештыру эшләре алып барыла. Шулай ук тротуарлар һәм җәяүлеләр кичү юллары да өстенлекле санала. Карны чистарту эшләре тәүлек буе бара. Әмма төп көчләрне төнге сәгатьләрдә эшкә җигәләр, чөнки күп кар явып торса, юлларда машиналардан бөкеләр барлыкка килә, бу кар чистарту техникасы йөрүенә комачаулый.
«Техника көчле кар явуларга әзер. Бүгенге көндә эш норматив режимда башкарыла, юлларда бозлык барлыкка килүгә юл куелмый», - дип сөйләде Тышкы төзекләндерү комитеты вәкиле.
Исегезгә төшерәбез, кыш көне шәһәрне җыештыру эшенә 550 берәмлек кар чистарту техникасы җәлеп ителгән. Һава торышы кискен начарланган очракта, кар көртләре белән көрәшү өчен «Буран» оператив планы әзерләнде, ул мең берәмлек юл техникасын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.