В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). 7-нче апрельдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә кар явачак, урыны белән кыска вакытлы буран көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр. Төнлә - 2-4 градус, көндез +4-6 градус булачак. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм иртән кар явачак, кайбер районнарда кыска вакытлы буран булырга мөмкин. Көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Җил - төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә -1-6 градус, көндез +2-7 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.