Шимбә көнне көндез һаваның максималь температурасы минус 16-18 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар). Киләсе тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава, төньяк-көнбатыштан салмак җил булачак. Явым-төшем көтелми. Юлларда – бозлавык.
13 гыйнарда төнлә һәм иртән 21-23 градус салкын булачак, аяз вакытларда термометр баганалары минус 26 градус күрсәтәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы минус 16-18 градус булачак.
14 һәм 15 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Көнбатыштан салмак җил исәчәк. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә һаваның минималь температурасы – минус 16-21 градус, аяз вакытларда минус 26 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Якшәмбе көндез максималь температура – минус 8-13 градус. Шундый ук температура 14 гыйнвардан 15 гыйнварга каршы төндә сакланачак, аяз вакытларда минус 18 градус булачак. Дүшәмбе көндез Татарстанда минус 6-11 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.