В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрен юлларның машина йөрү өлешендә калдырмауларын сорый.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар). Бүген төнлә Казан урамнарын кардан чистартырга 365 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 77 катнаш юл машинасы, 64 трактор щеткасы, 121 үзбушаткыч, 55 фронталь төягеч, 15 «Барсик» минитөягече һәм башка машиналар.
Кар чыгару Авангард, Адоратский, Әмирхан, Арбузов, Бауман, Большая Красная, Бутлеров, Вахитов, Владимир, Воровский, Гаврилов, Гагарин, Гафури, Гвардия, Гоголь, Горсовет, Горький, Даурия, Девятаев, Достоевский, Ершов, Завойский, Зинин, Космодемьянская, Зорге, Ирек, Исаев, Кулагин, Кутуй, Кызыл Татарстан, Лебедев, Малая Красная, Мәрҗани, Маяковский, Меридиан, Мәскәү, Мусин, Мөштәри, Нәҗми, Павлов, Пригородная, Ватан, Сафьян, Сахаров, Татарстан, Техника, Тимер Юл, Торфяная, Тукай, Тунаков, Туфан, Тэцевская, Ульянов-Ленин, Фәйзи, Хәким, Челюскин, Чистай, Чуйков, Щапов урамнарыннан, шулай ук Миллениум күпереннән, 3-нче һәм 4-нче транспорт дамбаларыннан, Ярминкә мәйданыннан, Ямашев проспектыннан һәм Мамадыш трактыннан башкарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.