Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.11.2021, 22:15

12 ноябрьгә каршы төндә Казанда урамнарны кардан чистартуга 245 берәмлек техника җәлеп ителгән

Көндез шәһәр юлларында 597 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь, Алинә Бережная). Казанда юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, көн җылыну һәм бозлавык барлыкка килү ихтималы булу сәбәпле, юл хезмәтләре бозлавыкка каршы эшкәртүне башладылар. Әйтик, 12-нче ноябрьгә каршы төндә урамнарга 245 берәмлек техника җәлеп ителгән, аларның 85-е катнаш юл машинасы, 65-е трактор щеткасы, 25-е бозлавыкка каршы материаллар өчен төягеч, 20-се тротуарларны чистарту машинасы һәм башка техника.

Тиешле санда техника кизү торуын оештыру белән тәүлек буе эшләү режимына юл хезмәтләре 15-нче октябрьдә үк күчкән. 1-нче ноябрьдән 560 берәмлек техника тулы әзерлектә, шул исәптән юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 125 катнаш юл машинасы һәм 600 юл эшчесе.

Бүген көндез 12.30 сәгатьтән башлап урамнарны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртүгә 48 катнаш юл машинасы һәм 80 эшче җәлеп ителгән. Гомумән алганда, 597 тонна бозлавыкка каршы материаллар тотылган.

Төнге эшләр 20:00 сәгатьтә башланды, ул вакытта машиналарның төп агымы кимеде. Беренче чиратта, җәмәгать һәм шәхси транспортның иң зур йөкләнеше булган юллар кардан чистартыла. Башта машина юлыннан себерү машиналары уза, аннары ул бозлавыкка каршы материал белән эшкәртелә, аның артыннан ук көрәү эшләре башкарыла, кар өемнәре ясала, төяү һәм чыгару. «Кичке вакытта шәһәр урамнарына төп көчләр чыга, юлларга яуган карны эттереп чистарту һәм бозлавыкка каршы материаллар сибү өчен, – дип сөйләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. – Һава торышы начарланганда, бу операция иртә беләнгә кадәр кабатланачак. Чистартуда шулай ук тукталыш кесәләрен, тротуарларны җыештыру өчен кече механизация техникасы да катнаша».

Сезон арасындагы чор – юл хезмәтләре өчен иң җаваплы чор. Һава температурасы нольны узса, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Моңа юл куймас өчен, юлларны бозга каршы материаллар белән эшкәртәләр. «Яңгыр ява, салкынайтса ул ката, бозлавык хасил була. Аннары температураларның кискен төшүе аркасында боз эри, кар ява. Машина йөртүчеләр һава шартларының мондый кискен алмашынуына әзер түгел. Бу очракларда юл хезмәтләре юлларга реагентларны күбрәк сибәләр, чөнки кар эрегән вакытта ул үзлекләрен тизрәк югалта», – дип билгеләп үтте Игорь Куляжев. Ул реагент юлны яхшырак эшкәртә, дип өстәде, чөнки карны тулысынча эретә.

Эре магистральләр ике фазалы реагентлар белән эшкәртелә, икенче дәрәҗәдәге, шулай ук бистә юлларына ком-тоз катнашмасы сибелә. Беренче чиратта төшү, күтәрелү, күпер корылмалары, юл чатлары һәм төп магистраль юллар эшкәртелә. Бүгенгә Казанда 80 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 32 мең тонна реагент әзерләнгән.

Синоптиклар фаразына караганда, бүген һәм якындагы ике көндә һава температурасы төшәчәк һәм кар рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Шәһәр халкы кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары һәм шулай ук «Ачык Казан» сервисы аша мөрәҗәгать итә ала.

Фоторепортаж
Төнлә Казан юлларын җыештырырга 245 берәмлек техника чыгачак
Видеорепортаж
11.11.2021 21:06
Төнлә Казан юлларын җыештырырга 245 берәмлек техника чыгачак
Барлык яңалыклар