Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.07.2019, 19:34

«Казан» милли-мәдәни үзәгендә реконструкциядән соң китап саклау урыны, уку заллары һәм аралашу өчен урыннар барлыкка киләчәк

Рөстәм Миңнеханов мәдәни үзәктәге ремонт эшләре барышы белән танышты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» милли мәдәни үзәген реконструкцияләү, «Казан» милли-мәдәни үзәге янындагы территорияне төзекләндерү барышы белән танышты һәм Казансу елгасының сул як яр буен карады.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм башкалар катнашты.

Башта МЧС Кече суднолар дәүләт инспекциясе янындагы Хрущев причалын карадылар. Яр буен яшелләндерү проектын һәм югары яр буена җәяү йөрү мөмкинлеген ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман тәкъдим итте.

«Казан» милли-мәдәни үзәге бинасын реконструкцияләү һәм анда Татарстан Республикасы Милли китапханәсен урнаштыру турында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде. Аның сүзләренә караганда, милли-мәдәни үзәк яңартылганнан соң анда китап саклау урыны, уку заллары, аралашу өчен урыннар һәм кафе булдырылачак.

Моннан тыш, Н.А.Некрасов исемендәге Мәскәү үзәк универсаль фәнни китапханәсе генераль директоры Мария Привалова китапханәне заманча китаплар белән тулыландыруга, биредә «үзенә тартып тору» урыны булдыруга кагылышлы тәкъдимнәрен җиткерде.

Р.Миңнеханов китапханәнең яңа бинасы функцияләрен җентекләп уйларга кушты.

«Казан» милли-мәдәни үзәге бинасын һәм территориясен карап чыкканнан соң, Татарстан Республикасы Президентына «Миллениум» күпере янында яшьләр экстрим-паркын оештыру проектын тәкъдим иттеләр. Бу территориядә, башкалар белән беррәттән, спортның уен төрләре өчен спорт мәйданчыклары һәм тренировка үткәрү өчен яшьләр үзәге булдыру планлаштырыла. Яңа иҗтимагый киңлекләр «Миллениум» күпере астында һәм Подлужная урамындагы буш мәйданнарда оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар