В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). 30-нчы мартта Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда тәүлеккә диярлек су белән тәэмин итүне сүндерәләр. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
30-нчы март 9.00 сәгатьтән 31-нче март 6.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Большая Красная урамы, 1, 1а, 1б, 1/2 (чиркәү), 1/2 корп.1; 3, 4 (КФУ бинасы), 10, 12, Япеев урамы, 11/12 лит.1.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.