Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). 8-нче апрельдә Казанның Авиатөзелеш районының кайбер йортларында вакытлыча су белән тәэмин итүне сүндерәчәкләр. Бу алдан планлаштырылган ремонт эшләре белән бәйле.
Су 9.00 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр Теплично-Комбинатская урамы, шулай ук Тэцевская урамы, 10 к.1, 10 лит. г7 адреслары буенча булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.