В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылуга бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). 23-нче мартта Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда бер тәүлек диярлек су булмаячак. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
23-нче март көнне 9.00 сәгатьтән 24-нче март 6.00 сәгатькә кадәр Девятаев урамы, 1 (барлык корпуслар), 1а, 1б, 3, 19, Зайцев урамы, 14, 29, 29а, 31, Меховщиклар урамы, 4, 14, Порт урамы, 5, 9, 11, 13, 15, 17 адреслары буенча су булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.