Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). 30-нчы октябрьдә Казанның Вахитов районында бер тәүлек диярлек су булмаячак. Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
Шулай итеп, 30-нчы октябрьнең 9.00 сәгатеннән башлап 31-нче октябрьнең 5.00 сәгатенә кадәр түбәндәге йортлар сусыз калачак: Марсель Сәлимҗанов ур., 15/8б, Туфан Миңнуллин ур., 8а, Спартак ур., 53 (24-нче балалар бакчасы).
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запаслары алып куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.