В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу юл төзелеше аркасында чыгарылган суүткәргеч участогын кисү буенча эшләр башкару белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). 21-нче июльдә Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда вакытлыча су белән тәэмин итүне сүндерәчәкләр. Бу юл төзелеше аркасында чыгарылган суүткәргеч участогын кисү буенча эшләр башкару белән бәйле.
21-нче июль көнне 9:00 сәгатьтән 22 июль 9:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: М.Гафури урамы, 4, 4а (209-нчы номерлы балалар бакчасы), 34а (1-нче номерлы гимназия), 34а 1-нче корпус (мәчет), 46 (кунакханә), 46а, Девятаев урамы, 1 (барлык корпуслар да), 1а, б; 3, 7, 19, Зайцева урамы, 5, 5а, 8, 10, 14, 15 (югары уку йорты), 17 (югары уку йорты), 29, 29а, 31; Меховщиклар урамы, 1, 2, 2а, 3, 4, 4а, 7, 14, 21, 40, 40а, 40б, 44, шулай ук Порт урамы буенча.
Халык өчен су белән автоцистерналар урнаштыру гаризалар буенча оештырылачак. МУП «Водоканал» диспетчерлык хезмәтенә +7(843)231-62-60 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.