Бу суүткәргеч челтәрләрен тоташтыру белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь). 30 нчы июнь көнне Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда вакытлыча су бирү туктатылачак. Бу суүткәргеч челтәрләрен тоташтыру белән бәйле, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесендә.
30 нчы июньнең 9:00 сәгатеннән 1 июльнең 6:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча су бирү туктатылачак:
Столбов ур., 1/1, 1 корп.1; 1/3, 2, 7, 11;
Париж Коммунасы ур., 6.
Су белән автоцистерналар халыктан кергән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.