Сәбәбе – суүткәргечне тоташтыру буенча эшләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче гыйнвар). Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда яшәүчеләр вакытлыча сусыз калачак. Бу реконструкциядән соң суүткәргеч тоташтыру белән бәйле.
Су белән тәэмин итү 23 нче гыйнварның 9:00 сәгатеннән 24 нче гыйнварның 9:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча йортларда туктатылачак:
Гарифьянов урамы, 9а, 9а/1, 11, 13;
Р.Зорге урамы, 58, 60, 60а;
Сыртланова урамы, 1, 2, 5, 9, 9а, 11;
Х.Мәүлетов урамы, 17В (корп.3), 17е .
Су белән автоцистерналарны +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә торган заявкалар нигезендә урнаштырачаклар, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» МУП.