Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь). 29-нчы октябрь көнне Казанның Идел буе районында урнашкан кайбер йортларда һәм административ биналарда су булмаячак. Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
29-нчы октябрь 9:00 сәгатьтән 30-нчы октябрь 6:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: 2 нче Тихорецк урамы, 2, 2а, 39, 39а, Борисково урамы, 109, Яңа Дәүләки урамы, 2а 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9-нчы корамалар; 124, 124/1, 134а, в; 136, 136д, е, ж; 138, 138в, 140, 140а, б, в, г, ж; 140/1, Техника урамы, 9, 9а, б; 9, 1-нче корама, Тихорецк урамы, 5, Южно-Промышленная урамы, 1 7-нче корама, шулай ук Дәүләки урамнары буенча урнашкан йортларда.
Халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорыйлар. Автоцистерналар гаризалар нигезендә китереләчәк, аларны: +7(843)231-62-60 телефоны буенча калдырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе.