Сәбәбе – яңа төзелгән суүткәргечне тоташтыру
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы ноябрь). Казанның Яңа Савин районының кайбер йортларында вакытлыча суны туктатачаклар. Бу яңа төзелгән суүткәргечне тоташтыру белән бәйле.
Су 22 нче ноябрьнең 9:00 сәгатеннән 23 нче ноябрьнең 6:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча булмаячак:
Х.Ямашев пр., 91, 93, 93/1, 93/2, 95, 97, 97, 102 нче корылма;
Адоратский ур., 2а, 2а корп.1, 2а корп.2, 4, 4б, 4в, 13.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, су белән автоцистерналарны +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә торган заявкалар буенча урнаштырачаклар.