В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). 16-нчы июль көнне Казанның Яңа Савин районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итү өзелә. Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
9:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр Фатыйх Әмирхан урамы, 12а 1-нче корпус, 12 литер А, 12е, 12д, 14а, 14б, Лаврентьев урамы, 3, 3а адреслары буенча су булмаячак.
Халык өчен су белән автоцистерналар урнаштыру гаризалар буенча оештырылачак. «Водоканал» МУП диспетчерлык хезмәтенә +7(843)231-62-60 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.