В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Восстание урамы һәм Ибраһимов проспектына казанлыларның гаризалары буенча автоцистерналар чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). 20-нче декабрь көнне тәүлек буена диярлек Казанның Яңа Савин районының берничә йортында су булмаячак. Бу ике суүткәргечне тоташтыру эшләрен башкару белән бәйле.
20-нче декабрь көнне 9:00 сәгатьтән 21-нче декабрь 6:00 сәгатьткә кадәр Восстание урамы, 26, 28, 32, 32а (балалар бакчасы); Ибраһимов проспекты, 20, 22, 24, 25, 29 адреслары буенча су бирү туктатылачак.
Су белән автоцистерналар җирле халыктан килгән гаризалар нигезендә киләчәк, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе. Моның өчен +7(843)231-62-60 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.