Сәбәбе – «Водоканал» челтәрләрендәге авария
Фото: Денис Гордийко
Ремонт эшләре тәмамланганчы түбәндәге адреслар буенча су булмаячак:
Аркылы Базар урамы, 68, 70;
Ягодинская урамы, 23, 27, 35, 37.
Су белән автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны аша кабул ителә торган гаризалар буенча урнаштырылачак, дип хәбәр иттеләр Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәтендә.