В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моңа «Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). ТР Милли музееның экспозицияләре һәм раритетлары турындагы мәгълүмат Аrtefact мультимедиа-гидлар платформасында урнаштырылган. Моңа «Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешелгән.
Хәзер теләгән һәркем Россиянең иң зур төбәк музее экспонатларының сыйфатлы сурәтләрен карый, артефактларның һәм аларның килеп чыгу тарихының тулы тасвирламаларын укый һәм ишетә, шулай ук «тулыландырылган чынбарлык» функциясеннән файдалана ала. Моның өчен Artefact цифрлы платформасының рәсми сайтыннан «Аrtefact. Россия музейлары буенча гид» мобиль кушымтасын йөкләргә һәм телефонны «AR» логотибы төшерелгән экспонатка урнаштырырга кирәк. Кушымта экспонатны таныячак һәм аның турында җентекләп сөйләячәк. Теләсәгез, колакчыннарның төймәсенә басып, аудиогид тыңларга мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сайлап алу нәтиҗәләре буенча илкүләм проектка республиканың 3 музее кергән, ТР Милли музее беренче булган. Кушымтада шулай ук Аrtefact платформасында тәкъдим ителгән Россиянең башка музейларының экспозицияләрен дә карарга мөмкин. Киләсе елда мультимедиа-гидлар ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда һәм Ислам мәдәнияте музеенда барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният» проектларын берләштерә торган «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру 2019 елның гыйнварында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә башланды.