В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер чаралар онлайн-режимда үтәчәк.
Фото: ТР Милли музее
Фестиваль Татарстанның, Марий Элның, Ульяновск һәм Киров өлкәләренең хәрби-тарихи клублары әгъзаларын - 70-тән артык катнашучыны җыячак. Хәрби-тарихи реконструкция 1941 елның 5-6-нчы декабрендә Лобня шәһәрендә Кызыл Армиянең немец гаскәрләренә каршы сугышына багышланачак.
Фестиваль чаралары 11.00-дән 16.00-гә кадәр узачак. 11.00 сәгатьтә музей залларында килүчеләр өчен «Совет солдатлары» тест-уены оештырылачак. 13.00 сәгатьтә корал яратучыларны «Мундир, каска, автомат, наших и врагов солдат» 1941 елгы совет һәм немец кораллары һәм униформалары турындагы интерактив музей дәресенә чакырачаклар.
14.00-дән 15.00-гә кадәр музейның эчке ишегалдында «На острие излома…» дигән күрсәтмә чыгыш узачак.
Моннан тыш, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы буенча втдеоэкскурсия, бу чордагы Кызыл Армия коралы тарихы буенча онлайн-дәрес, шулай ук фронт хатлары әзерләү буенча мастер-класс кертелгән онлайн-программа каралган.
Чараның тагын да җентекле программасы белән музей сайтында танышырга була.