Акция кысаларында Камал театры артистлары Фатих Кәримнең фронттан язган хатларын укыячак
Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте
Моннан тыш, Камал исемендәге театр артистлары татар шагыйре Фатих Кәримнең фронттан кызларына язган хатларын укыячак. Шагыйрьгә туган җирләренә кайту насыйп булмый, ул 1945 елның февралендә һәлак була. Әмма хатлары бүгенге көнгә кадәр музей фондларында саклана.
Шулай ук кунакларны иммерсив экскурсия һәм «Көнчыгыш форты һәм майор Гаврилов турында легенда» лекциясе көтә.
Чара 12:00 сәгатькә планлаштырылган. Акция кысаларында оештырылган барлык чараларга керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.