Экспозициядә – XVIII-XIX гасырлардагы сәгать һәм яктырту приборлары үрнәкләре, шәмнәр һәм канделябрлар, керосин лампалары, люстралар, скульптуралар һәм каслин коюы.
Фото: Марат Мөгыйнов
Күргәзмәгә килүчеләр XVIII-XIX гасырлардагы сирәк сәгатьләр һәм яктырту приборлары үрнәкләрен, шәмнәр һәм канделябрларны, керосин һәм электр лампаларын, люстраларны, скульптураларны, каслин коюын күрәчәкләр. Казанның танылган рәссамнары профессорга бүләк иткән картиналар тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.
Григорий Вульфсон ХХ гасырның икенче яртысында Казанның танылган коллекционерларының берсе була, аның коллекциясе – музейдагы иң зурларның берсе. Григорий Вульфсон Казан университеты профессоры, XIX-XX гасырлар Россия сәнгате белгече, тарихи-мәдәни кыйммәтләр буенча эксперт.
Аның фәнни җитәкчелегендә Казан университетының актлар залы торгызылды, Алабуга шәһәрендәге Шишкин музей-йорты, Казандагы Ленин музей-йорты, Ленин-Кокушкино авылындагы музей-утар экспозицияләре булдырылды.
Күргәзмәне ачу «Казан коллекционерлары» проектына старт бирәчәк. Быел ТР Милли музее музей тупланмаларыннан шәхси коллекцияләр күргәзмәләре циклын тәкъдим итәчәк.
«Профессор Вульфсон һәм аның коллекциясе» күргәзмәсе 17 нче мартта 15:00 сәгатьтә ачыла. Ул 27 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.