В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фотокүргәзмәдә фронт фотографлары һәм операторлар ясаган җиңү язының уникаль кадрлары тәкъдим ителгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь). ТР Милли музеенда «Билгесез Берлин. 1945 елның мае» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә элек бастырылмаган талантлы авторларның эшләре тәкъдим ителгән. Шулар арасында – фронт операторлары һәм фотографлары бар, алар1945 елның язында Совет армиясе белән бергә, Җиңү хроникасын теркәп, Берлинга кергән.
Килүчеләр үзләре өчен талантлы фронт операторларының исемнәрен ачачак. Авторларның берсе – Валерий Гинзбург, ул фронтка ирекле рәвештә киткән, ләкин авырып кире кайтырга мәҗбүр булган. 1945 елда ул Берлинга Берлин киностудиясе материалларын тикшерергә җибәрелгән. Нәкъ шул вакытта В.Гинзбург җимерелгән шәһәр сурәтләрен ясаган: Бранденбург капкалары, Рейхстаг, Берлин кафедраль соборы, Курфюрстендамм бульвары.
Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының укытучылары һәм студентлары арасында фронтка ирекле булып Илья Аронс да киткән. Ул сугышларда катнашкан, Кызыл байрак ордены белән бүләкләнгән, Берлинга кадәр барып җиткән. Аның фотоларында – маршаллар Георгий Жуков һәм Константин Рокоссовский, кинооператор Роман Кармен һәм шагыйрь Константин Симонов, Эльбада очрашу һәм берлинлылар тыныч тормышка әйләнеп кайта башлан вакытта Германия башкаласы урамнарының Җиңү елының язындагы репортаж фотографияләре.
Барлык фотосурәтләрне И.Аронс һәм В.Гинзбургның варислары шәхси архивлардан биргән.
2020 елда күргәзмә Еврей музеенда һәм толерантлык үзәгендә ачылган, аннары Самара һәм Ярославльдә узган.
Казанлылар шулай ук кайбер фотосурәтләрне онлайн-платформада күрә ала.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музеенда 1-нче декабрьгә кадәр билетлар буенча мөмкин, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.