Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.05.2022, 10:57

Татарстан Республикасы Милли музеенда пионериянең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

Экспозициядә 1920 нче еллардан башлап Татарстанда әлеге хәрәкәтнең тарихын ачучы йөздән артык әйбер тәкъдим ителәчәк.

Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче май). Татарстан Милли музеенда «Пионер – бөтен кешегә үрнәк!» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Ул пионерлар хәрәкәтенең 100 еллыгына багышлана.

Бирегә килүчеләр 1920 нче еллардан башлап Татарстанда пионерлар хәрәкәте тарихын чагылдырган йөздән артык әйберне күрәчәкләр. Экспозициядә беренче лагерьлардан һәм слетлардан фотографияләр, агитация плакатлары һәм мактау грамоталары, Бөек Ватан сугышы чоры белән бәйле сирәк китаплар һәм газеталар, значоклар, рапортлар һәм 1970 нче еллардагы Казан шәһәр пионер оешмасы байрагы тәкъдим ителгән. Күргәзмә музыкаль программа белән үрелеп барачак – килүчеләр пионер җырларын һәм маршларын ишетә алачак.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән кайбер фоторәсемнәр һәм документлар пионерлар хәрәкәтенең беренче оештыручылары, җитәкчеләре, катнашучылары белән бәйле. Алар арасында Владимир Дьяконов (соңрак республиканың төп музее директоры була), «Яшь ленинчы» газетасының беренче мөхәррире – Вәгыйзь Шамазов һәм башкалар бар.

Күргәзмә 19 нчы май көнне 15:00 сәгатьтә ачыла. Ачылу көнендә пионерлар хәрәкәте тарихына багышланган башка чаралар да узачак. 11:00 һәм 14:00 сәгатьтә – «Пионер таңнары» квестлары, ә 15:30 да «Пионериягә дан» мастер-классы планлаштырылган, анда килүчеләр кечкенә флаглар ясый алачак.

Күргәзмәне 3 нче июньгә кадәр карарга мөмкин, керү – билетлар буенча, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар