В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләүчеләр иероглифларны тикшерәчәк, шулай ук танышу серләрен һәм сленг өйрәнәчәк.
Фото: Денис Гордийко
12 нче гыйнварда 18:30 сәгатьтә корея теле буенча дәресләрдә иероглифлар һәм дорамалар каралачак. Ә төрек телен өйрәнергә теләүчеләр 15 нче гыйнварда 16:00 сәгатьтә танышу серләре һәм сленг турында белә алачак.
Фразеологизмнар һәм кышкы лексика немец теле буенча мастер-классның төп темасы булачак, ул 22 нче гыйнварда 16:00 сәгатьтә узачак. Соңгы очрашу 29 нчы гыйнварда 16:00 сәгатьтә инглиз теле дәресе булачак.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.