В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче дәрес 5 нче февральдә була.
Фото: Денис Гордийко
Кытай теле буенча беренче дәрес 5 нче февральдә узачак. Катнашучылар фонетика, төп сүзтезмәләр, тизәйткечләр һәм мемнар өйрәнәчәк.
Инглиз теле буенча киләсе мастер-класс 19 нчы февральгә планлаштырылган. Дәрес дөньядагы иң яхшы һәм иң начар уйлап табуларга багышланачак.
Тел дәресләре сериясен корея теле буенча мастер-класс тәмамлый. Ул 26 нчы февральдә узачак. Тыңлаучылар иероглифларны һәм сериалларны анализлаячак.
Мастер-классларга керү алдан теркәлү буенча башкарыла, дәресләр 16:00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе.