В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар әлеге телдә сөйләшүче белән шөгыльләнәчәкләр һәм яңа ел фаразларын өйрәнәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь). Декабрь аенда Татарстанның Милли китапханәсендә инглиз теле буенча бушлай мастер-класслар узачак. «Карарларны ничек тиз һәм эффектив кабул итәргә?» дигән дәресләр 18 нче декабрьдә 16:00 сәгатьтә башлана. Анда тема буенча лексика турында фикер алышачаклар һәм кейсларны анализлаячаклар. Катнашучыларны әлеге телдә сөйләшүче белән сөйләм практикасы да көтә.
Бәйрәмнәр һәм бүләкләр темасына багышланган мастер-класс 25 нче декабрьдә узачак. Укучылар яңа лексика һәм сүзтезмәләр өйрәнәчәк, дискуссияләрдә һәм интерактивларда катнашачак, шулай ук яңа ел фаразлары белән танышачак. Мастер-класс 16:00 сәгатьтә башлана.
Очрашулар Пушкин ур., 86 адресы буенча узачак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.