В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татар телендәге дәрес «Кычкырып уку көне» кысаларында оештырыла.
Фото: Денис Гордийко
Спикер булып ТР атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актеры Фәнис Җиһаншин чыгыш ясаячак. Ул катнашучыларга сөйләмне оештыру, аның темпы һәм интонациясе турында сөйләячәк. Дәрестә казанлылар үзләрен тавыш һәм сүз аша ачарга тырышачак, шулай ук сөйләмнән рәхәтлек алырлык итеп чыгыш ясарга өйрәнәчәкләр.
Дәрес сәгать 12:00 дә башлана. Керер алдыннан алдан теркәлү сорала, дип хәбәр иттеләр ТР Милли китапханәсендә.
Исегезгә төшерәбез, «Кычкырып уку көне»ндә теләгән һәркем шигъри яки проза әсәрләреннән үзенең яраткан өзеген рус, татар һәм башка телләрдә укый алачак. Бер сәхнәдә шәһәр халкы белән бергә артистлар, җырчылар һәм язучылар чыгыш ясаячак. Чараның хедлайнерлары – актриса Екатерина Шпица һәм язучы Шамил Идиатуллин. Алар тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк һәм әдәбиятка ике төрле караш тәкъдим итәчәкләр.