Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.02.2023, 14:36

ТР Милли китапханәсендә көнкүреш темасына сирәк фотосурәтләр һәм плакатлар тәкъдим ителәчәк

Күргәзмәләр бүген ачылачак, чарага керү теркәлү буенча.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). ТР Милли китапханәсендә «Образларда һәм детальләрдә вакыт» һәм «60-70 нче еллардагы плакат эстетикасы» күргәзмәләре тәкъдим ителәчәк. Аларга бушлай кереп була.

«Образларда һәм детальләрдә вакыт» күргәзмәсендә килүчеләр китапханә фондында саклана торган йөз еллык фотосурәтләрне күрәчәкләр. Алар арасында – 1890 елда Казан фәнни-сәнәгать күргәзмәсе павильоны фотосы, мәдрәсә шәкерте һәм Казан университеты студенты 1917 елда үз кулы белән ясаган азатлык флагы белән төшкән фото, 1931 елда Хәсән Туфанның радиода беренче чыгышын сурәтләгән кадр һәм башкалар. Сурәтләр ул чордагы кешеләрнең тормыш атмосферасын бирә: алар нәрсә эшләгәннәр, нинди булганнар һәм нәрсә укыганнар. Экспозицияне ул вакыттагы китаплар һәм документлар тулыландыра.

Милли китапханәнең вакытлы матбугат фондыннан «60-70 нче еллардагы плакат эстетикасы» күргәзмәсендә көнкүреш, сәламәтлек, экология һәм мәдәният темасына плакатлар сайлап алыначак. Экспозиция җепшеклек чорының график күптөрлелеген күрсәтә һәм 1920-1930 еллардагы китап басмалары аша иртә конструктивизмның визуаль культурасының бер өлешен үз эченә ала.

Экспозицияләр турында тулырак итеп ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин, күргәзмә проектлары кураторы Александр Скобеев, чакырылган рәссамнар һәм сәнгать белгечләре сөйләячәк.

Күргәзмәләр бүген 15:00 сәгатьтә ачылачак, керү теркәлү буенча башкарыла, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе.

Барлык яңалыклар