Лекция «Гений места» очрашулар сериясе кысаларында узачак.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәрлеләр урбанистика һәм архитектура өлкәсендәге экспертлар белән шәһәр һәм иҗтимагый киңлекләр үсешенә йогынты ясау ысуллары турында фикер алыша алачак. Моннан тыш, рәссамнар һәм иллюстраторларның шәһәр һәм мохитне ничек күрүләре турындагы күргәзмәсенә дә килергә мөмкин булачак.
«Гений места» – Татарстанның биш шәһәрендә уза торган вакыйгалар циклы, аларда урбанистикадагы трендлар турында фикер алышачаклар, халык белән мәдәни чаралар эшләячәкләр. Чаралар апрель аенда үткәрелә. Аларның форматы һәркайсының төрле, ул халыкның һәм һәр торак пунктның шәһәр мохитенә бәйле рәвештә эшләнгән. Моннан тыш, очрашулар Яшел Үзән, Болгар, Яр Чаллы һәм Түбән Камада узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.