Алар тулысынча диярлек онлайнга киткән, һәм кешеләр смартфон экранына 2-3 тапкыр кагылып, акчаларыннан мәхрүм кала, дип кисәтә белгечләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июль, Камилә Гобәйдуллина). Бүгенге көндә Россия финанс базарында потенциаль легаль булмаган оешмалар һәм проектлар исемлегендә якынча 2 мең компания исәпләнә, һәм елдан-ел алар Россия шәһәрләре, шул исәптән Казанда яшәүчеләр арасында популярлык казана. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең ТР буенча Милли банкы идарәчесе урынбасары Нурания Хәйруллина сөйләде. Ул финанс пирамидасын ничек танып белергә һәм акчаларны алдакчылардан ничек сакларга кирәклеген аңлатты.
Регулятор сайтында легаль булмаган оешмалар исемлеге бастырылган. Анда мошенник компаниянең исемен генә түгел, аның нәрсә белән шөгыльләнүен, сайтының адресын да табарга һәм башка мөһим мәгълүматлар алырга мөмкин. Әмма финанс пирамидасының төп аермалы билгесе – Россия Банкының лицензиясе булмау, дип хәбәр итте Нурания Хәйруллина.
«Әгәр сезгә базар керемнәреннән нык аерылып торган югары керем тәкъдим итсәләр, бу инде, монда мәкер юк микән дип, уйланырга сәбәп. Хәзерге пирамидалар – МММ чорындагы оешмалар түгел. Алар криптовалюта кебек модалы темаларда спекуляциялиләр», – дип уртаклашты идарә итүче урынбасары. Ул билгеләп үткәнчә, криптовалюталарның бернинди гарантияләре дә юк. Күпчелек илләрдә аларны хезмәт күрсәтү һәм товар өчен түләү максатында кулланырга ярамый, аларның бердәм эмитенты юк, ә бәясе даими үзгәреп тора.
Спикер, финанс пирамидасы билгеләренә, шулай ук, табыш гарантиясе, челтәр маркетингы, инвестицияләрне раслау һәм элемтә өчен контактлар булмау да керә, дип өстәде.
Моннан тыш, Нурания Хәйруллина алдакчыларның һәрвакытта да акчалата табыш тәкъдим итмәве турында сөйләде. Алар ярты бәягә юлламалар, ювелир бизәнү әйберләре сатып алган өчен кешбэк, хәтта кредитларны ябуда ярдәм дә вәгъдә итә ала. Спикер билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә пирамидалар тулысынча диярлек онлайнга киткән, һәм кешеләр смартфон экранына 2-3 тапкыр кагылып, акчаларыннан мәхрүм кала.
«Кешеләр зур табышны зур көч куймыйча гына алу мөмкинлегенә ышана. Antares Limited оешмасы белән дә эш шулай торды, ул гражданнарга чит ил компанияләре-партнерларының төрле программаларына һәм үз проектларына, шул исәптән Antares криптовалютасына, акча инвестицияләргә тәкъдим итте», – дип сөйләде ул. Бу компаниянең эшчәнлеге инде тыелды, аның сайты блокланган. Әмма Antares Limitedның «партнерлык программалары»на – Synergy һәм Frendex-ка һаман да ихтыяҗ зур. Бу оешмаларның да легаль булмаган эш билгеләре табылган.
ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова, әгәр сез алдакчылар кармагына эләккәнсез икән, шунда ук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип өстәде. «Әгәр дә сез үзегезне алдадылар дип саныйсыз икән, бу кертелгән акчаларыгызны яки вәгъдә ителгән табышыгызны ала алмадыгыз дигән сүз, димәк, сезгә кичекмәстән теләсә кайсы хокук саклау органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар гаризаны тиешле адрес буенча тапшырачак. Көтәргә кирәкми. Никадәр иртәрәк мөрәҗәгать итсәгез, хокук саклаучылар алдакчылар схемасын шулкадәр тизрәк аңлый, милекне, акчаларны таба һәм тиешле чаралар күрә алачак, – дип билгеләде спикер.
Шулай ук ул казанлыларны финанс белемен үстерергә чакырды. Моның өчен Россия Банкы махсус сайт булдырды, анда финанс пирамидасын ничек танырга һәм әгәр үзеңнең мошенниклар корбаны булуыңны аңлаган очракта нишләргә кирәк икәнен белергә була.
Моннан тыш, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен финанс белеме буенча онлайн-дәресләр уза, ә өлкәнрәкләр өчен «Грамотный инвестор» проекты гамәлгә ашырыла. Аларда бөтен теләүчеләр бушлай катнаша ала.