В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар сентябрь ахырына кадәр көн аралаш йөриячәк
Татарстан башкаласыннан Россиянең көньягы шәһәрләренә таба өстәмә поездлар билгеләнгән. Җәйге сезон чорында пассажирлар Адлер һәм Новороссийскка көн аралаш китә алачак.
491/492 номерлы Казан – Адлер поезды 29 сентябрьгә кадәр, ә 509/510 номерлы Казан – Новороссийск поезды 25 сентябрьгә кадәр йөриячәк.
Поездларның күбәюе Краснодар крае курортлары юнәлешендә сәфәрләргә ихтыяҗ арту белән бәйле, дип хәбәр итә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы матбугат хезмәте.
Шулай ук Казан – Пенза-1 маршруты буенча 15 сентябрьгә кадәр өстәмә 375/376 номерлы поезд билгеләнгән.
Юл йөрү документларын «Пассажирларга Россия тимер юллары» мобиль кушымтасы аша, «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында «Пассажирларга» бүлегендә яки шулай ук тимер юл вокзаллары кассаларында рәсмиләштерергә мөмкин.