Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.08.2023, 18:01

Киләсе атна башында Татарстанда яңгырлы һәм салкын булачак

Ял көннәрендә республикада һава температурасы +3 градуска кадәр төшәчәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче август). Ял көннәрендә Татарстанда болытлы һәм салкын һава торышы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге кисәтә.

Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшемнәр фаразланмый диярлек. Төнлә һава температурасы +9..+11 градус тәшкил итәчәк, түбән урыннарда +6..+8 градуска кадәр суытачак. Көндез термометр баганалары +17..+19 градуска кадәр күтәреләчәк, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җил булырга мөмкин.

Татарстанда 25 нче августта да явым-төшем көтелми. Төнлә республиканың көнбатышында һава температурасы +6..+11 градуска кадәр төшәчәк, көнчыгыш районнарда +1..+6 градуска кадәр булачак, түбән урыннарда туфракта 0 градуска кадәр җиңелчә кырау көтелә. Көндез һава +16..+21 градуска кадәр җылыначак.

Шимбә төнендә төбәктә явым-төшем булу ихтималы аз. Һава температурасы +3..+8 градуска кадәр төшәчәк, республиканың көнбатышында +9..+11 градуска кадәр булачак. Көндез урыны белән синоптиклар кыска вакытлы яңгыр һәм +14..+19 градус җылы вәгъдә итә.

27 нче августта болытлы һәм салкын һава торышы сакланачак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +3..+8 градуска кадәр төшәчәк, көнбатышта – +11 градуска кадәр. Көндез һава +12..+17 градуска кадәр җылыначак.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, киләсе атна башында татарстанлыларны төнлә +3..+8 градус температура, яңгырлы һава торышы көтә, көндезләрен һава +11..+16 градуска кадәр җылыначак.

Барлык яңалыклар