Кунаклар тарихи фотосурәтләр буенча ясалган сугыш карталарын һәм макет-диорамаларын күрә алачак
Фото: ТР Милли музееның матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче август). Бүген 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Огненная дуга» һәм «Закат «Цитадели» күргәзмәләре ачылачак. Экспозицияләр совет гаскәрләренең Курск сугышында җиңүенең 80 еллыгына багышланган.
«Огненная дуга» күргәзмәсе 50 дән артык экспонатны берләштерә: фотосурәтләр, документлар, ТР Милли музее фондларыннан хатлар, тарихи фотосурәтләр буенча яңартылган сугыш карталары һәм макет-диорамалары. Шулай ук кунаклар «Татхудожник сатирасы тәрәзәләре» сериясеннән һәм Ленинградның «Искусство» нәшриятыннан плакатлар күрә алачак.
Экспозиция «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы һәм хәрби-тарихи миниатюралар авторы Алексей Снашков белән берлектә оештырылган.
«Закат «Цитадели» күргәзмәсендә фотосурәтләр, документлар, плакатлар һәм хатлар белән стендлар тәкъдим ителәчәк. Курск сугышының төп этаплары шәһәрләрне азат итү хөрмәтенә беренче салютка кадәр хронологик тәртиптә чагылдырылган. Экспозиция 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы үзәк музее белгечләре тарафыннан булдырылган.
Күргәзмәләр 14:00 сәгатьтә ачылачак, аларны 25 нче сентябрьгә кадәр карарга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.