Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.12.2020, 17:20

ТР рәсем сәнгате музеенда «Павел Кузнецов: матурлык белән сайланган» күргәзмәсе ачылачак

Экспозициядә Кырым, Кавказ, Балтыйк буе һәм Мәскәү пейзажлары, шулай ук портретлар һәм натюрмортлар урын алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Татарстан Республикасының сынлы сәнгать музеенда «Павел Кузнецов: матурлык белән сайланган» күргәзмәсе ачылачак. Экспозициядә А.Н.Радищев исемендәге Саратов дәүләт сәнгать музее җыентыгыннан 63 әсәр тәкъдим ителәчәк, аның фондларында дөньяда иң зур рәссам варислары тарафыннан бүләк ителгән Павел Кузнецов әсәрләре коллекциясе урнашкан.

Павел Кузнецов – рәссам, график, театр рәссамы, монументалист, педагог, рус сәнгате классигы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Аның исеме илебез мәдәниятенең күп кенә этаплары белән бәйле: рус рәсем символизмы, әйдәп баручы иҗади берлекләр, яшь совет сәнгатенең формалашуы белән.

Сәнгатьнең дөньякүләм тарихына Павел Кузнецов беренче тапкыр 1911 елда «Сәнгать дөньясы» берләшмәсе күргәзмәсендә тәкъдим ителгән дала циклы эшләре белән керде. Халык бертавыштан аларны рәссам иҗатындагы яңа сулыш дип таныды. Күргәзмәдә тамашачылар әлеге чор әсәрләре белән танышачак: «Далада яз», «Бохара натюрморты», «Пагода».

Төрле елларда рәссамны Кырымның, Кавказның көньяк пейзажлары, Мәскәүнең урбанистик пейзажлары, Балтыйк буе пейзажлары, портретлар, натюрмортлар кызыксындырган. Рәссамның барлык картиналары, аларны ясау елына карамастан, композиция сизгерлеген һәм колористик энергияне берләштерә. Карарга килүчеләр аларның күбесен күргәзмәдә беренче тапкыр күрәчәк. Павел Кузнецов картиналары бүген дә новаторлык алымы белән таң калдыра.

Күргәзмә 18-нче декабрьдә 16.00 сәгатьтә ачылачак һәм 21-нче февральгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар