Танылган останың әсәрләре дизайнер һәм рәссам Назыйм Исмәгыйловның эшләрен тулыландырачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). 7 февральдә Казанда Ислам мәдәнияте музеенда татар шамаиленең остасы Нәҗип Нәккаш иҗатының 30 еллыгына һәм классикның 70 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.
Авторның шәхси күргәзмәсендә аның тугра (шәхси билгеләр, гаилә герблары), шәҗәрә, шамаил (каллиграфия һәм рәсем сәнгате), ләүхә (әдәби цитаталар белән эшләү) кебек жанрлардагы эшләре тәкъдим ителәчәк. Беренче тапкыр "Татар милләтенең бөек шәхесләре", шул исәптән Ризаэтдин Фәхретдинов, Шиһабетдин Мәрҗәни, Гаяз Исхакыйга багышланган шамаилләре сериясе күргәзмәгә чыгарыла.
"Казан Кремле" музей-тыюлыгы фондларыннан Нәҗип Нәккашның Якуб, Йосыф, Әйуб, Муса пәйгамбәрләргә багышланган шәмаилләре сериясе тәкъдим ителәчәк. .
Каллиграфия эшләре Булат Галиевның "Җырлый торган шамаил" һәм "Җырлый торган тугра" инсталляциясе белән тулыландырылачак, алар Нәҗип Нәккаш катнашында тудырылган. Бу эшләр милли көйне милли орнамент, гарәп графикалы хат белән берләштерә.
Танылган останың әсәрләре дизайнер һәм рәссам Назыйм Исмәгыйловның эшләрен тулыландырачак. Ittifaq хип-хоп төркеменең катнашучысы Назыймның каллиграфик композицияләре Казанга, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәм классик Габдулла Тукайга багышлана, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыгы матбугат хезмәтендә.
Белешмә
Нәҗип Нәккаш – Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар шамаиле классигы, әлеге сәнгать традицияләрен яңадан торгызу эшенә керешүчеләрнең берсе. Аның әсәрләре матур, композицион яктан тулы, оста итеп милли бизәкләр белән бизәлгән.