В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозиция ачылышына бушлай кереп була.
Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче сентябрь). 2 нче сентябрьдә Горький һәм Шаляпин музеенда «Татар аргамагы» күргәзмәсе ачыла. Анда Татарстанның һәм Россиянең 40 тан артык рәссамының рәсем сәнгате, график һәм скульптура эшләре, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә татар ат токымына – аргамакка багышланган, аны 2018 елда РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт комиссиясе теркәгән. Борынгы заманнарда аргамак хуҗалыкта һәм хәрби эштә кулланыла, ләкин вакытлар узу белән юкка чыккан диярлек. Татарстанда ат токымын торгызу күргәзмәне оештыруга этәргеч биргән.
Экспозиция ТР Рәссамнар берлеге тарафыннан «Татар аргамагы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Ат токымнарын торгызу үзәге һәм «Алмакай» ат утары белән берлектә оештырылган. Күргәзмәне беренче тапкыр 2020 елда Лениногорскида тәкъдим иткәннәр, аннары ул Татарстанның башка районнарында күрсәтелгән.
Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачыла, тантаналы чарага керү бушлай. Экспозицияне 25 нче сентябрьгә кадәр карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.