Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.04.2022, 11:04

Г.Тукай музеенда шагыйрьне искә алачаклар

15 нче апрельдә уза торган чараларга бушлай керергә мөмкин булачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). 15 нче апрель көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда татар шагыйре истәлегенә багышланган программа узачак. Барлык теләүчеләр өчен әдәби-музыкаль кичә, экскурсия, китап презентациясенә керү бушлай.

Хәтер көне программасы 10:00 сәгатьтә Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салудан башлана. Шуннан соң тантанада катнашучылар һәм барлык теләүчеләр музейга чакырыла, анда 11:00 сәгатьтә әдәби-музыкаль кичә узачак, шагыйрьнең шигырьләре һәм Тукай әсәрләренә язылган җырлар яңгыраячак. Очрашуда Россия Федерациясенең атказанган артисты Дания Нуруллина, Татарстан Республикасының халык артистлары Луара Шакирҗанова, Фоат Әбүбәкеров, Искәндәр Биктаһиров, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Әхмәт Кәримов, Раил Шәмсуаров, Илнур Закиров һәм башкалар чыгыш ясар дип көтелә.

12:00 сәгатьтә кунакларны «Ядкярләрдә Тукай рухы» экскурсиясе көтә, анда шагыйрьнең мемориаль предметлары, басмалары һәм фоторәсемнәре, редакцияләре белән Г.Тукай хезмәттәшлек иткән газеталар һәм журналлар, шулай ук Тукай даирәсендәге кешеләрнең шәхси әйберләре һәм документлары турында сөйләячәкләр. Күргәзмәдә музейның иң кызыклы һәм кыйммәтле экспонатлары – фаянс шкатулка, үрелгән юл кәрҗине, сөлге, түбәтәй, көмеш запонкалар, карандашлар өчен металл стакан, бакырдан ясалган фигуралы кара савыты тәкъдим ителәчәк. Сүз бу әйберләрнең Г.Тукай тормышында ничек барлыкка килүе һәм соңыннан алар музей фондына ничек эләккәнлеге турында барачак.

Истәлекле чара тәмамлану белән интерактив китап презентациясе булачак. Китапка Габдулла Тукайның, Муса Җәлилнең халык әкиятләрен сәнгатьчә эшкәртмәләре һәм галим-мәгърифәтче Каюм Насыйриның «Казан татарлары мифологиясе» хезмәте кергән. Тәкъдир итү 14:00 сәгатьтә музейның укучылар өчен каралган Балалар үзәгендә башлана.

Шагыйрьне искә алу көнендә музейга һәм программа чараларына керү ирекле, дип хәбәр итә Габдулла Тукай әдәби музее матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар

Тема буенча материаллар:

Габдулла Тукай: «Мин үз иҗатыма ревизия ясадым һәм үз халкым өчен калдырырга теләгән әсәрләрне генә сайлап алдым»