Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.04.2022, 17:11

Татарстанның Табигать тарихы музеенда космос атналыгы узачак

12-17 нче апрельдә музейда Бөтендөнья космонавтика көненә багышланган тематик программалар планлаштырылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче апрель). 12-17 нче апрельдә Татарстанның Табигать тарихы музеенда Бөтендөнья космонавтика көненә багышланган тематик программалар узачак. Юрий Гагарин беренче тапкыр галәмгә очкан космик корабль ничек атала? Тимер ташлы метеоритларда җиргә нинди минерал килә? Күп катлы йортта авырлыксызлыкны кайда сынап карарга була? Бу һәм башка сорауларга җавапларны музей залларында, ребуслар һәм биремнәр белән мавыктыргыч квест үтеп алырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

12 нче апрельдә, Бөтендөнья космонавтика көнендә, Татарстанның Табигать тарихы музее фойесында «Космос: ерак һәм якын» дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсында катнашучыларның эшләре күргәзмәсе ачыла. Анда республиканың 17 муниципаль районыннан 1403 бала катнашкан, алар Галәм турындагы карашларын үз эшләрендә чагылдырганнар. Күргәзмәдә конкурсантларның иң яхшы эшләре – Казан, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Балтач районнарыннан. Күргәзмәне 12-17 нче апрельдә 11:00 сәгатьтән 17:30 га кадәр бушлай карарга мөмкин.

Шулай ук 12 нче апрельдән 17 нче апрельгә кадәр 11:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр «Космик сәяхәт» музее буенча квест узачак (юл күрсәткече белән). Катнашучыларга юл күрсәткече ярдәмендә музей заллары буйлап мөстәкыйль рәвештә квест үтәргә кирәк. Нәтиҗәләр буенча һәр катнашучы музейдан истәлекле сувенир алачак. Катнашу өчен музейга керү билеты сатып алырга кирәк. Шул ук вакытта май һәм акварель белән матур космик картиналар, йон һәм фетрдан төнге күк картиналарын ясау буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла (барлык материаллар да бирелә). Катнашу – түләүле, алдан язылу сорала.

16 нчы апрель көнне 11:00 сәгатьтә 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен «Өченче планета серләре» дигән интерактив программа узачак. Катнашу – түләүле, алдан язылу сорала. 17 нче апрельдә 13:00 сәгатьтә «Әлбәттә, фән!» лабораториясендә 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен «Марска курс» интерактив фәнни тамашасы булачак. Катнашу – түләүле.

Өстәмә мәгълүматны белү һәм чарага язылу өчен +7(843)567-80-35, +7(843)567-80-37 телефоннарына шалтыратырга кирәк.

Барлык яңалыклар