В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә Петербург остасы Петр Чобитько һәм аның укучыларының 30 дан артык эше бар.
Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте
Күргәзмәдә Гавриил Державинның атаклы «Ходай» мәдхиясе фрагментын төрле телләрдә һәм алфавитларда – кириллица һәм латиницадан алып әрмән һәм япон графикаларына кадәр тәкъдим итәчәкләр. Экспозициягә килүчеләр Санкт-Петербургтагы беренче каллиграфия мәктәбенә нигез салучы Петр Чобитьконың һәм аның укучыларының 30 дан артык эшен күрә алачак.
Күргәзмә 17:00 сәгатьтә ачылачак. Аны 24 нче апрельгә кадәр карарга мөмкин.
Күргәзмә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.