Күчмә составлар ремонтланган, җылыту һәм яктырту системалары тикшерелгән
Советлар Союзы Герое И.К.Кабушкин исемендәге трамвай депосында кышкы сезонга әзерлек төгәлләнә – «Метроэлектротранс» МУП белгечләре линиягә көн саен чыга торган 87 трамвайны тикшергәннәр. Күчмә составларда тиешле ремонт эшләре башкарылган.
Депо хезмәткәрләре трамвай түбәләрен махсус мастика белән эшкәрткәннәр, ишекләрне көйләгәннәр, җылыту һәм яктырту системаларын тикшергәннәр, шулай ук тәгәрмәч парларын ремонтлаганнар. Барлык узеллар һәм агрегатлар төзек булырга тиеш: алар өчен салкыннар – иң катлаулы чор.
Махсус техникага да игътибар бирелде – кышкы чорда линияләрдә кар чистарту өчен алты махсус «ВТК-01» кар җыю вагоны эшләячәк. «Снегурки» дип аталучылар инде 30 елдан артык файдаланыла. Техника трамвай юлларын щеткалы вал ярдәмендә чистарта.
Кар җыю техникасы кичке һәм төнге вакытта, шулай ук кирәк булганда – көндез, кар күп яуган вакытта эшләячәк, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» матбугат хезмәтендә.