Күргәзмә авторы - яшь скульптор Гадел Хәлиуллин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). «Россия - минем тарих» мультимедиа паркында «Рухи дөнья» скульптурасы күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә кешеләрнең төрле халәтләренә һәм тойгыларына багышланган 13 концептуаль фигура, шулай ук этник скульптуралар тәкъдим ителгән.
Күргәзмә авторы - яшь скульптор Гадел Хәлиуллин. Аның эшләре Россиядә һәм чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә урнашкан һәм шәһәрләрне, шул исәптән Казанны бизәп тора. Барлык эшләр дә гади, тыйнак формаларда эшләнгән. Аларга төгәлләнмәү, идеаль булмау хас.
Күргәзмәгә керү бушлай. Аны сишәмбедән якшәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча карарга була: Оренбург тракты, 8, «Казан ярминкәсе», 2-нче павильон.