Васильченко урамындагы павильонда электриканы, яктырткычларны һәм розеткаларны торгыздылар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Казанның Мәскәү районында Васильченко урамындагы «Восстание разъезды» тукталышында җылытыла торган тукталыш павильоны яңадан ачылды. Тукталыш кондиционер һәм видеокүзәтү системалары, ашыгыч хезмәтләрне чакыру төймәсе, Wi-Fi, телефон зарядкасы өчен җайланма, вендинг аппараты һәм видеотабло белән җиһазландырылган.
Тукталыш павильоны 2019 елның гыйнварында барлыкка килде, ә ноябрь ахырында вандаллар гамәлләре аркасында вакытлыча ябылды.
Хәзер павильонда бөтен электрика торгызылды, яктырткычлар һәм розеткалар алыштырылды, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәте.