В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшчеләр инде демонтажны тәмамлаган, керү төркемнәрен, санузелларны яңартасы, суүткәргечләрне, ут чыбыкларын һәм җылыту системаларын алыштырасы калган
Фото: Мәгариф идарәсе
Эшчеләр инде демонтажны тәмамлаган, алда керү төркемнәрен, санузелларны яңарту, суүткәргечләрне, электр үткәргечләрен һәм җылыту системаларын алыштыру, шулай ук башка эш төрләре көтә. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.
Ремонт ахырында кирәкле җиһазлар, яңа инвентарь һәм балалар өчен уенчыклар алыначак. Яңартылган учреждениедә тәрбиячеләр, логопедлар, психологлар һәм дефектологлар күзәтүе астында 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 50 мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнәчәк.