Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.10.2023, 13:58

Казанның Мәскәү районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен балалар бакчасы ачылачак

Бүген эш барышы белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров танышты

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче октябрь, Диләрә Гафурова). Сенсор бүлмәсе, музыка залы һәм консультация үзәге – ел ахырына Казанның Мәскәү районында 50 урынга исәпләнгән «Колибри» компенсацияләү төрендәге яңартылган балалар бакчасы ачылачак. Элек мәктәпкәчә учреждение Левченко бистәсендә урнашкан булган. Ерак һәм транспорт белән тәэмин ителеш чикләнгәнлектән, балалар бакчасын поселоктан Восстание урамындагы 63а номерлы бинага күчерәләр. Бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров тәмамланган ремонт эшләре белән танышты.

Бинада музыка һәм физкультура залы, сенсор интеграциясе кабинетлары, сенсор бүлмәсе, психологик йөкне бушату бүлмәсе, дефектологлар һәм логопедлар кабинетлары җиһазландырылган. Балалар бакчасы территориясендә резина белән капланган спорт һәм уен мәйданчыклары булачак.

Учреждениедә барлыгы биш төркем планлаштырыла, һәркайсында ун кеше. Хәзер балалар бакчасы штатында 15 педагог – тәрбиячеләр, дефектологлар, логопед, педагог-психолог бар. 149 нчы балалар бакчасы мөдире Ольга Кузнецова сөйләвенчә, яңа учреждениедә үзенчәлекле балалар белән эшләргә нейропсихологларны җәлеп итү планлаштырыла:

«Безнең балалар бакчасында тәрбиячеләр белән беррәттән һәр төркемдә дефектологлар, логопедлар һәм психологлар эшли. Штатка нейропсихологларны кертергә ниятлибез, безнең балаларга әлеге белгечләр бик кирәк. Без коррекцион педагогика юнәлешендә 1985 елдан бирле эшлибез. Техник алгарыш бер урында тормый, һәм үзенчәлекле балалар белән эшләү тәкъдимнәре күпкә күбрәк. Балалар бакчасын киңәйтү өчен без район Башкарма комитетына һәм Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Безне ишеткән һәм ярдәм иткән һәркемгә бик рәхмәтлебез».

Ольга Кузнецова иске бинада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны терапияләү өчен кирәкле заманча коррекция җиһазлары булмавын билгеләп үтте. Казан Башкарма комитеты һәм шәһәрнең Мәгариф идарәсе ярдәме белән яңартылган мәктәпкәчә учреждение концепциясенә балаларның физик үсешен, балаларның социаль-шәхси үсешен, танып белү-сөйләм, сәнгать-эстетик үсешен, экологик тәрбияне керттеләр. Балалар өчен музыкаль җиһазлар, сенсор интеграция һәм куыклы панель әзерләнгән.

Рөстәм Гафаров балалар бакчасы мөдиренә булачак тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләренә яңартылган учреждение яңалыклары турында хәбәр итүне сорап мөрәҗәгать итте:

«Әти-әниләргә яңа балалар бакчасын күрсәтеп чыгуларын һәм аның буенча экскурсия үткәрүләрен теләр идем. Аларга балаларының нинди учреждениегә йөриячәген күрсәтергә кирәк. Барысын да күреп кенә калмыйча, тотып та карарга кирәк».

Башкарма комитет җитәкчесе шулай ук барлык эшләрне кыска вакыт эчендә тәмамларга кирәклеген җиткерде: «Барысы да әзер диярлек, бизәп чыгасы гына калды».

Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр иткәнчә, яңа балалар бакчасын ел ахырына кадәр ачарга планлаштыралар, ремонт эшләре 99% ка башкарылган. Мәктәпкәчә учреждениедә шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары өчен консультация үзәге урнашачак.

«Быелның дүртенче кварталында ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 50 бала балалар бакчасына йөри башлар дип планлаштырабыз. Биредә барлык шартлар да каралган – спорт заллары, логопедия һәм дефектология кабинетлары. 149 нчы балалар бакчасында шулай ук үзенчәлекле балаларның ата-аналары белән эш алып барылачак. Монда консультация үзәге урнашачак, үзенчәлекле балаларның ата-аналарына ярдәм итәчәкбез», – дип сөйләде Ирек Ризванов.

Рөстәм Гафаров балалар бакчасы территориясен яшелләндерүнең мөһимлегенә игътибар итте һәм бергәләп төзекләндерү идеясен тәкъдим итте: «Хәзер утырту өчен уңай вакыт, балалар ата-аналар белән бергәләшеп агачлар яки куаклар утыртырга килә алалар».

Учреждениедә ремонт эшләре узган елның май аенда башланган иде. Казанда капиталь ремонт булмаган 169 балалар бакчасы бар. 2023 елда мондый эшләр алты балалар бакчасында башкарылган.

Фоторепортаж
Компенсацияләү төрендәге 149 нчы балалар бакчасында ремонт эшләре барышын карау
Видеорепортаж
18.10.2023 13:09
Компенсацияләү төрендәге 149 нчы балалар бакчасында ремонт эшләре барышын карау
Барлык яңалыклар