В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләрне июль ахырына төгәлләү планлаштырыла.
Фото: Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). Апрель аенда Казанның Мәскәү районында Восход урамына капиталь ремонт башланды. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.
Шулай итеп, Восход урамы участогындагы, Серов урамы белән тимер юл кисешкән урыннан, юл өслегендә асфальт яңартылачак, тротуарлар төзекләндереләчәк, тамгалар төшереләчәк, ут баганалары алмаштырылачак, җәяүлеләр өчен светофор белән җайга салына торган кичү ясалачак, юл билгеләре куелачак һәм яшелләндереләчәк.
Эшләрне июльнең өченче декадасында тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәте.